Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Әйләнә-тирәдә су!”(конкурс-уен)

Барыбызга да билгеле булганча,22 март- Бөтендөнья су көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенгесе көндә Чиста су темасы күпләрне борчый, чөнки ул елдан-ел кими бара. Без дә актив китап укучы балалар белән бу көнне билгеләп үтәргә булдык һәм “Әйләнә-тирәдә су! дигән конкурс -уен үткәрдек.Тамчылар белән болыт эленгән. Һәр тамчыда конкурсның исеме һәм аның биреме язылган. Команда капитаннары чиратлашып тамчыларны алдылар, шул рәвешле биремнәрне үтәргә тиеш булдылар. Уенда 2 команда катнашты.(Дельфиннар һәм пингвиннар)Һәр 2 команда да бик яхшы уйнады,очколар бертигез булып,дуслык җиңде.Укучыларга бу чара бик ошады.