Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Тынычлыкның туган көне!”(тематик кичә)

Китапханә һәм клуб хезмәткәрләре тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлап, 8нче май көнне Ашытбаш мәдәният йортында булачак бәйрәм кичәсенә чакыру хатлары өләшеп чыктылар. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган бу бәйрәмдә Г.Тукай исемендәге төп гомум белем мәктәбе укучылары катнашты.Фойега “Кабат кынга үрелмәсен заман – уяу торыйк хәтер сагында!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителде.Бәйрәм кичәсен авылыбызның имамы Рифат Нигъмәтҗанов башлап җибәрде, аннан сугышта һәлак булган авылдашларыбызның рухына дога кылды. Кичәдә язучыларыбызның сугыш темасын чагылдырган шигырьләре, җырлары яңгырады, 7нче класс укучылары вальс биюе башкарды.Кичәнең ахырында 11 класс укучылары  сугышта катнашучы авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар. Батырларның каһарманлыгын онытмау, ил азатлыгы хакына һәлак булганнарның истәлеген кадерләп саклау, исәннәрне ихтирам итү -  яшь буын вәкилләренең төп бурычы.