“Балаларга сугыш турында укыйбыз!”(акция)
4нче май көнне Самара балалар китапханәсе “Читаем детям о Войне-2018” акциясен оештырды.Безнең Ашытбаш авыл китапханәсе дә бу акциядә бик теләп катнашты.Иң элек китапханәгә “Кабат кынга үрелмәсен заман, уяу торыйк хәтер сагында!” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.Анда бөек җиңүгә багышлап ясалган папкалар, сугыш темасын яктырткан китаплар урын алды.Акциядә катнашырга 3-4 класс укучылары чакырылган иде.Чарада М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим һәм башка язучыларның әсәрләре яңгырады.Сугышта катнашкан язучыларны, композиторларны, рәссамнарны искә алып үттек.Укучылар үзләре дә бу теманы яктырткан шигырьләрне яттан сөйләделәр.