Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Без Тукай варислары” (конкурс)

26нчы апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Якташ язучыбыз -Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.Тууына 132 ел үтүгә карамастан, Тукай иҗаты ерагаймый, киресенчә, яңара гына бара.Чөнки аның әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар бүгенге көн өчен дә бик актуаль.Хәзерге буын балаларының теле дә Тукай шигырьләре белән ачыла, алар язучының әсәрләрен зур кызыксыну белән укыйлар, ятлыйлар.Быелгы шигырь бәйрәме  Г.Тукай исемен йөртүче Ашытбаш урта мәктәбе укучылары өчен дә бик файдалы, эчтәлекле үтте.Авыл китапханәсе белән берлектә, укучыларга язучының шигырьләрен ятлап килергә, аның иҗаты буенча рәсемнәр, кул эшләре ясап килергә  кушылган иде.Укучылар бу эшкә бик зур җаваплылык белән караганнар.Яттан сәнгатьле итеп язучының шигырьләрен сөйләделәр.Ахырдан Тукайның иҗатына багышланган викторина булды.Кичә бәйгедә катнашкан укучыларны бүләкләү һәм Туган тел җырын җырлап тәмамланды.