“Без- Тукай оныклары!”(бәйрәм кичәсе)
25 нче апрель көнне Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булдылар.Алар Тукайның әкият геройлары булып килгәннәр иде.Балалар кунакларны бик шатланып каршы алдылар.Сөекле Тукаебызның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.Бергәләп табышмакларга җаваплар таптылар, әкият геройларының исемнәрен атадылар.Су анасының югалган тарагын да табып бирделәр.Су анасы балаларны берсеннән-берсе матур китаплар белән таныштырды.Акбай балаларга тагын да матур шигырьләр өйрәнергә өндәп, яңадан кунакка килергә вәгъдә бирде.Ахырдан балалар татар халкының гимнына әверелгән Туган тел җырын җырладылар.Очрашу бик күңелле узды.