“Толстой әсәрләре буйлап!..”(әдәби сәгать)
17нче апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Толстой әсәрләре буенча әдәби сәгать үткәрелде.Язучыга багышлап китап күргәзмәсе ясап куелды, китапханәгә яңа кайткан китаплары тәкъдим ителде.Укучыларга язучының кыскача биографиясе сөйләп кителде, иҗаты белән таныштырылды.Балалар зур кызыксыну белән Л.Н.Толстойның әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Язучының әсәрләре яхшы белән яманны аерырга өйрәтүенә, аларда тирән мәгънә ятуына төшенделәр.Чараның ахырында "Я вновь открываю Толстого" дип исемләнгән республика акциясендә катнашкан волонтер укучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.