Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Күңелләре күккә ашкына!” (информина)

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар.12 апрель көнне Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Ашытбаш авыл китапханәсендә “Күңелләре күккә ашкына!” дип исемләнгән чара булып узды.Ул космик пространствоны өйрәнүдәге уңышларны өйрәтү, дөньяны танып-белү эшчәнлеген үстерү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.Космонавтика тарихы буенча укучыларга мәгълүмат бирелде.Аннан соң укучылар командаларга бүленеп төрле конкурсларда катнаштылар. Әгәр укучылар  авиация, космос белән тирән  кызыксыналар  икән, Казандагы авиация институтына укырга керергә тәкъдим ителде.