“Китап-тормыш көзгесе!” (әдәби сәяхәт)
Балаларны халыкара балалар китабы көненең тарихы белән таныштыру, китапка карата хөрмәт уяту һәм даими рәвештә китап уку күнекмәсен булдыру максатыннан, 3нче апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә әдәби сәяхәт үткәрелде.Иң беренче китапның барлыкка килүе тарихы сөйләнде.Инде берничә буын Даниянең бөек язучысы Ганс Христиан Андерсенның тылсымлы әкиятләрен укып үсә.Элек-электән әкиятләр бик күп иҗат ителгән булса да,балаларның күңеленә нәкъ менә бу язучының китаплары кереп калган. Халыкара балалар китабы көне бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнүе хакында искә алып үтелде.3нче класс укучысы Асатова Илзирә үзе иҗат иткән “Чын дуслык” дигән шигырен иптәшләренә тәкъдим итте.Чараның икенче өлешендә китапханәгә яңа кйткан Ринат Нуруллинның “Укымышлы чыпчыклар” исемле китабы тәкъдим ителде.Бу китап буенча мавыктыргыч, арифметик шигырьләр укылды.Китап турында мәкальләр, табышмаклар чишелде.Ахырдан укучыларга баллы күчтәнәчләр таратылды.Чара укучыларга бик ошады.