Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Дуслык белән көчле без!(телдән журнал)

Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү,бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, толерантлык төшенчәсен өйрәтү максатыннан,12нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Дуслык белән көчле без!” дип исемләнгән чара үткәрелде.Анда 3нче класс укучылары катнашты.Иң беренче  нәрсә ул дуслык? дигән сорауга җавап эзләдек,аннан дуслыкның төрләрен санап чыктык.(Кызлар, малайлар дуслыгы, хайваннар белән дуслык, милләтләр, дәүләтләр дуслыгы һ.б.)Чарада дуслык турында мәкальләр,шигырь,әкиятләр,тылсымлы сүзләр дә искә төшерелде.Ә моның өчен безгә ярдәмгә “Тәмле сүз” китабы ярдәмгә килде.