Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Еракларга китсәм әгәр, сагынып кайтам сиңа, Арчам!”(төбәкне өйрәнүчеләр турниры)

Без  даны еракларга таралган, дөньяга бөек Тукайны бүләк иткән ямьле Арча төбәгендә яшибез.Туган Арчабыз турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү, ныгыту, туган җир, аның кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган якка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан китапханәдә тарихны өйрәнүчеләр турниры үткәрдек.”Ватанымның ал таңы син, Арча!”дигән китап күргәзмәсенә Арча районы турында китап, журналлар куелды, укучыларга тәкъдим ителде.Беренче өлеш  “ Арча- туган төбәгем”, икенчесе ” Хезмәтеңә күрә хөрмәтең”, өченчесе “Арча мәгърифәтле як”, дүртенчесе ”Алар Ватан өчен сугышты” һәм ахыргысы    ”Арчаның бүгенгесе”  дигән өлешләрдән торды.Чарада алган мәгълүматлардан чыгып, бергәләп районыбыз турындагы белемнәрне сынап карадык.Сорауга дөрес җавап биргән укучыларга очколарны конфетлата бирдек.Һәм ахырдан санап нәтиҗә чыгардык.Чара бик файдалы һәм үтемле узды.