“Бәхетемнең иң зурысы горур халкым-Ватаным!”
Россиядә халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда хәрби дан һәм фидакарьлек елы уңаеннан, М.Җәлилнең тууына -120 ел тулу уңаеннан, Ашытбаш мәдәният йортында бәйрәм кичәсе үтте. Анда авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары катнашты. Чарада сугыш чорындагы кич утыру күренеше, М. Җәлил шигырьләре, җырлары төрле халык биюләре белән чиратлашып барды.