Г.Тукай "Милләткә"
"Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында "Милләткә" шигырен укыдык. Укучылар белән әлеге шигырьгә кыскача анализ ясадык. Габдулла Тукай “Милләткә” шигырен 1906 елда яза. Бу еллар кешеләр тормышы өчен авыр еллар була. Шигырьдә без лирик геройның эчке дөньясы, аның хис-кичерешләре белән очрашабыз. Лирик герой үз милләте өчен борчылып, янып-көеп яшәве хакында эйтә. Ул милләтен шулкадәр ярата, хәтта аның тормышын, саулыгын узенеке белән тиңли.