“Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?” интеллектуаль викторина
2026 елның 15 февралендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулды. Аның исеме батырлык символына әверелде. Ул кайнап торган кыска, ләкин якты гомер кичерде.
Шул уңайдан, Ашытбаш урта мәктәбендә укучылар катнашында герой шагыйрьне искә алып, аның иҗатына, тормыш юлына багышланган матур чара узды. Әлеге чараның икенче өлешендә балалар интеллектуаль уенда үзләренең белемнәрен сынадылар, 2 командага бүленеп ярыштылар.
Башлангыч класс укучылары шагыйрьнең киң таралган «Маэмай», «Карак песи», “Ишек төбендә” һәм башка шигырьләрен сөйләделәр.