“Әфган җиле” батырлык сәгате
13 нче февраль көнне “Әфган җиле” исемле батырлык сәгате үтте. Анда урта яшьтәге укучылар җыелган иде. Укучылар белән әлеге сугышның сәбәпләре хакында сөйләштек, тема буенча документаль фильм карадык. Халкыбызга гасырлар буена күп сугышлар кичерергә туры килде. Аның исәбендә җиңүләр дә, җиңелүләр дә күп булган. Безнең авылдан да Әфган сугышында булып кайткан батыр солдатларны санап үттек.