7 нче февраль-Татарстан республикасы гербы көне.
7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне. Шул уңайдан, укучылар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде. Ренат Харисның “Татарстан символлары” китабына күзәтү ясалды.
Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте.
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Үз туган илебездә бербөтен булып, иминлектә яшәргә насыйп булсын.