Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Тән зиннәте – кием, акыл зиннәте- гыйлем (фольклор сәгать)

   7нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Ак калфак” клубына йөрүче хатын-кызлар белән кичә үтте. Кичәнең темасы хатын-кызларның киеме, бизәнү әйберләренә юнәлдерелгән иде. Иң элек чарада катнашучылар хатын-кызлар өчен чыгучы матбугат, андагы рубрикалар  белән таныштылар, аннан китапханәгә кайткан яңа китапларны күзәттеләр.

     Татар хатын-кызлары элек-электән матурлыкка, зәвыклылыкка омтылган.

Тарихка да күз салып узып, элек әбиләребез, апа-сеңелләребез ничек киенеп, бизәнеп йөрүләре хакында да искә төшереп уздык. Һәм хәзерге көндә татар хатын-кызлары нинди киемнәрне үз итәләр, нинди яңалыклар кергән, баш киемнәре, зәркан  бизәнү әйберләре хакында танышып уздык. Чарада катнашучылар табышмаклар  чиштеләр, кызыклы сорауларга җаваплап таптылар.