бал-маскарад
30 нчы декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бал-маскарад үткәрде. Чараның программасы бик күңелле һәм бай иде. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле, Елан, Ат, Куян, Убырлы кебек әкият геройлары да катнашты. Матур җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барган чарада катнашучылар бүләкләрсез дә калмады.
Бу кичне гөрләп үтте бәйрәм. Халык барлык булган мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итте. Чара ахырында да авылдашлар таралырга ашыкмады.
Күркәм бәйрәмгә җыелган халык күтәренке күңел һәм бүләкләр алып өйләренә таралышты.