"Котлы булсын, Яңа ел!"
Яңа ел бәйрәме - күпләребезнең көтеп алган бәйрәме. Балалар өчен аеруча шулай. Чөнки ел буе тәртипле, тырыш булган балаларны Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр көтә.
Безнең мәдәният йортында бик матур бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге чарага кече һәм урта яшьтәге балалар чакырылган иде. Кыш бабай белән Кар кызы балаларның күңелләрен күрде, һөнәрләрен барлады, уеннар уйнатты. Ахырдан бергәләшеп фотосессия ясадык. Кунакларның башка балалар янына барасы булу сәбәпле, алар белән хушлашыр вакыт та җитте. Соңыннан балалар уеннар уйнауны дәвам иттеләр, күмәкләшеп биеделәр.