Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Шәфкатьлелек бизи кешене!

       1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Укучылар белән без дә бу тема буенча шәфкатьлелек дәресе үткәрдек. Алар белән сәламәтлекләре чикле булган язучыларны санап, искә алып үттек. Шулай ук нык рухлы танылган кешеләр, блогерлар турында сөйләштек. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, бу тормышта югалып калмыйча, яшәү көче табып гомер итүләре хакында мисаллар китердек.

    Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала.