Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Газета-журналлар каруселе"

     Ашытбаш авыл китапханәсендә «Газета-журнал каруселе» дип исемләнгшн вакытлы матбугат көне үткәрелде. Китапханәче балаларны популяр рубрикалар белән таныштырды. Вакытлы матбугатка күзәтү салмак кына дустанә әңгәмәгә әверелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, яратып укый торган журналлары турында сөйләделәр. Мәсәлән, "Маленькие академики", "Салават күпере" журналларында өстәл уеннары, ребуслар, табышмаклар бар, шуларны чиштеләр, пантомимо уенында бик яратып катнаштылар. Теләге булган һәркем журналларны карап, кирәкле мәгълүмат алырга мөмкинлек алды.

 Периодик басмалар оператив мәгълүмат чыганаклары булды һәм булачак та. Безнең китапханәбездә һәр укучыга үзен кызыксындырганны табарга мөмкинлек бирә торган бик күп төрле журналлар бар.