Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Заман фаҗигасе

     1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шушы дата уңаеннан укучылар өчен танып- белү сәгате үткәрелде. Укучыларга репрессия төшенчәсен, ул вакыттагы сәяси вәзгыятьнең ничек торуын аңлаттык. Репрессия корбаннары булган язучыларны санап, аларның иҗаты турында кыскача мәгълүмат биреп уздык.