Әти булу җайлы түгел
19нчы октябрь- әтиләр көне, чагыштырмача яңа бәйрәм. Без дә китапханәбездә бу бәйрәмне билгеләп үтә башладык. Бүген китапханәгә 4,5 нче класс укучылары чакырылган иде. Иң элек укучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырылды. Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды. Һәм укучыларга тәкъдим ителде. Әтиләр турында шигырьләр, җырларны искә төшердек, әтиләрнең профессияләре турында сөйләштек.