Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Кышкы спорт бәйрәме.

23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Ашытбаш авылының  Тукай урамында китапханә һәм  мәдәният йорты хезмәткәрләре,  урам бәйрәме оештырды. Бәйрәмнең буласы алдан билгеле иде, бу хакта белдерүләр язып эленде.Көне салкын булуга карамастан, кояшлы, матур иде.Яше-карты, баласы-чагасы чана, чаңгылар белән Тукай урамына җыелды.Ә урамда исә бәйрәм рухы сизелә: казан асып пылау, учак ягып коймак та пешерелә, самоварлар да кайнап тора.Авыл халкы балалар белән бергәләп төрле спорт ярышларында катнашты.Физик культура укытучысы Наил абый Сабирҗанов бәйрәмгә җыелган халкны төрлечә сынап карады: чана, чаңгы ярышлары да, аркан тартыш та, командалар арасында ярышлар да булды.Җиңүчеләргә  грамоталар һәм яхшы эчтәлекле китаплар, журналлар, стена календарьлары тапшырылды.Бу бүләкләр Таттелекомда эшләүче Марат абый Корбанов ярдәме белән бирелде.Авыл халкы бәйрәмнән бик канәгать калды.