" Ашытбаш -һәрвакыт минем йөрәгемдә!"
8 нче октябрь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында китапханә белән рәссам, графикчы, Татарстан рәссамнәр берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Рәшит Хәмит улы Гаимов белән очрашу үтте.
Рәшит Гаимов иҗатының төп темасы булып татар халкының тарихы, эпослары һәм риваятьләре тора.
Хезмәтләрендә эпосларга офорт техникасында эшләнгән иллюстрацияләр, Казан ханлыгы тарихына багышланган эшләр, пейзажлар күреп була. Аның рәсемнәре тарихи чыганакларга нигезләнеп эшләнә. Ул тарихны сурәтләрдә мәңгеләштереп калдырырга тырыша. Арча тарихына да багышланган сурәтләре бар.
Әлеге матур очрашуда Г.Тукай исемендәге урта мәктәп укучыларының матур биюләре, җырлары, тематик шигыръләре дә яңгырады.