"Бергә булыйк иркәм,бир кулыңны!" (конкурс)
Соңгы елларда 14 февральне халык Изге Валентин, яки гашыйклар көне буларак билгеләп үтә.Бу уңайдан,Ашытбаш авыл китапханәсе дә читтә калмады.14февраль көнне китапханәгә 8-9 класс укучылары чакырылган иде.”Бергә булыйк иркәм,бир кулыңны!” исемле китап күргәзмәсенә мәхәббәт темасын яктырткан китап,журналлардан матеориал куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.Укучылар бәйрәмнең килеп чыгышы,тарихы белән таныштылар.Аннары 2 командага бүленеп көч сынаштылар:мәхббәт геройларының исемнәрен,мәхәббәт турында язучы язучыларны искә төшерделәр,сәлам хатлары яздылар,викторина сорауларына җавап бирделәр.Ахырдан,истәлеккә фотога төштеләр.