“Террорчылык-җәмгыятькә янау ул” профилактик сәгать
5нче сентябрь көнне экстремизм, терроризмны кисәтү максатында, урта яшьтәге мәктәп укучылары белән профилактик дәрес үткәрелде. Иң элек “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләренә аңлатма биреп уздык. Өйдә, мәктәптә, урамнан барганда, ят кешеләр белән аралашканда да, сак һәм игътибарлы булырга кирәклеге турында кисәтелде. Аннан укучыларны И.С.Артюхованың “Азбука безопасной жизни” китабы белән таныштырылды.