Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Көчле дә ул, бай да, ягымлы да татар теле!”(әдәби викторина)

Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата  кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү, туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли горурлык хисләре булдыру максатыннан, 20нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә 5-6 класс укучылары катнашында әдәби викторина үткәрелде.Билгеле булганча, безнең татар телебез ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телләрнең берсе.Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Укучылар белән татар теле буенча белемнәрне дә тикшереп үттек.”Әдәби әсәрне таны!”дигән уен да уйнатылды, мәкальләр әйтеш тә булды, шаяруга корылган сораулар, табышмаклар да чишелде.Кыскасы, укучылар үзләрен бар яктан да сынап карадылар.Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучыларыбыз бар икән әле безнең арада дигән нәтиҗәгә килдек.