Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Карбыз бәйрәме

      21 нче августта Ашытбаш мәдәният йорты каршында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен  карбыз бәйрәме үткәрелде. Барлык балалар да, гомумән барыбыз да бу тәмле, сусыл җиләкне яратабыз. Бәйрәмдә катнашучылар карбызны ничек үстерә башлауларын, ватаны булып кайсы илләр торганын, аның дөнья буйлап ничек таралуын, Россиягә ничек килүен белделәр. Бәйрәм чарасында  әлеге татлы ризыкның файдалы яклары, дәвалау үзенчәлекләре булуын белделәр, карбыз турында аз билгеле серләр һәм кызыклы фактлар ишеттеләр. Әлеге чарада балалар табышмаклар, ребуслар  чиштеләр, төрле күңелле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Ахырдан чарада катнашучылар барысы да рәхәтләнеп татлы, сусыл карбыз белән сыйланды.