«Три символа на фоне истории»
Ашытбаш авыл китапханәсе укучылары өчен патриотик сәгать үткәрде. Чарада катнашучылар борынгы заманнардан ук флагның тарихы белән таныштылар. Китапханәче һәр төснең мәгънәсе -«триколор», нинди очракларда һәм кайда Россия флагы күтәрелүе турында сөйләде. Аннары балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, дәүләт символлары турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, Ватан турында шигырьләр укыдылар. Китапханәдә әлеге тема буенча китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.