“Искусство пушкинского слова!”
6 июнь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кече, урта сыйныф укучылары өчен әдәби - уен сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга даһиның тормышы, аның килеп чыгышы, няня Арина Родионовнаның йогынтысы, Царскосельск лицее, хатыны Наталья һәм балаларга мәхәббәте турында сөйләде. Чараның икенче өлеше уен булды. Катнашучылар "Җавап дөрес", "Геройны портрет буенча бел", "Сүзне дәвам ит" дигән блицтурнирда катнаштылар. Балалар төрле турларда актив катнаштылар. Соңгы турда төрле предметларны сурәтләү тәкъдим ителде, һәм балалар бу предмет очраган әкиятне атарга тиеш иделәр. Чарага китап күргәзмәсе эшләнде.