Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Азбука каян килгән?» тарихи экскурс

24 май көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Азбука каян килгән?» дигән тарихи экскурс үткәрелде. Китапханәче белән бергә балалар ерак үткәннәргә сәяхәт иттеләр, Русьта язмалар кайчан һәм ничек барлыкка килүе, беренче славян алфавитын ясаучылар изге Кирилл һәм Мефодия белән таныштылар, аларның мәгърифәтчелек эшчәнлеге, беренче дәреслекне - "Азбука" төзү тарихы белән таныштылар. Укучылар китапларның төзелешен өйрәнделәр, «кызыл юл»ның мәгънәсен ачыкладылар. Балалар “мәкальне җый” уенында катнаштылар, викторина сорауларына уңышлы җавап бирделәр.