Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Шәҗәрә- тарихка ачык тәрәзә!” (тарихи сәгать)

Кеше үз тамырларын белергә тиеш.”Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,-дип язган үз вакытында шагыйрь Ш.Мәрҗани.Чынлап та, тарихыңны өйрәнеп  шәҗәрәңне барлау -  ата - бабалардан калган изге аманат ул.Гаилә архивындагы кыйммәтле  документларны, фотосурәтләрне, хатларны, иске кулъязмаларны өйрәнү, шәҗәрә  тезү, нәселгә караган шәхесләр турында материал туплау, укучыларны әлеге изге эшкә тарту  максатыннан чыгып, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Шәҗәрә- тарихка ачык тәрәзә!” исемле тарихи кичә үткәрелде.Презентация ясап, шәҗәрәнең төрләре турында сөйләнде, нәсел агачының үрнәкләре күрсәтелде.Айгөл Файзрахманова һәм Чулпан Ситдикова үзләре тезегән нәсел шәҗәрәләрен турында кыскача мәгълүмат бирделәр һәм укучыларга да ясарга тәкъдим иттеләр.Авыл тарихы турында сөйләнде һәм Ашытбаш авылы турында клип күрсәтелде, якташ шагыйребез Н.Касыймовның “Ашытбашым” шигыре яңгырады.Чара бик файдалы үтте.