Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Сабантуйга бүләк җыю

Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда үткәрәләр. Бәйрәм алдыннан һәр авылда атлар җигеп, гармуннар уйнап, өйләрдән өйләргә йөреп бүләк җыю йоласы бар.1нче июнь көнне елдагы традиция буенча, Арча районының Ашытбаш авылында да сабантуйга бүләк җыелды.Матур итеп бизәлгән 2 атка утырып, гармунчылар, балалар белән бергә мәдәният хезмәткәрләре сабантуйга бүләк җыюны оештырды.