“Тыныч булсын күгебез” бәйрәм тантанасы
7нче май көнне бөек җиңүнең 80 еллыгына багышлап тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмне мәктәп, мәдәнинят хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде. Иң элек чарага җыелган халыкны Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хбибуллин Рәдис Харис улы бәйрәм көне белән котлап, үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Аннан сүз мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызына бирелде. Бәйрәм укучы балаларның чыгышлары белән дәвам итте. Югары класс укучылары һәйкәлгә венок салдылар. Сугышта үлеп калган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Мәдәният хезмәткәрләре килгән кунакларга георгий ленталары такты, сугыш чоры балаларына чәчәкләр өләште. Чарага багышлап китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителде.