"Бердәнберем" театраль сәгать
Ашытбаш мәдәният каршында эшләп килүче "Ак нур" театр коллективы якташыбыз Гөлсинә апа Зәкиеваның "Бердәнберем" пьесасына нигезләнеп эшләгән театраль тамаша тәкъдим итте. Әсәрдә сугыш чоры вакыйгалары бара. Адәм балалары нинди генә авыр чорда яшәмәсен, кеше булып калырга тырышкан, авырлыгы да, җиңеллеге дә уртак булган. Тылдагы хатынкызларыбыз тормыш арбасын җиңелеп тарткан, бирешмәгән. Хатыннар сугышта катнашкан ирләрен өзелеп көткән, ниндидер генә кыяфәттә кайтмасыннар, гарип - аяксыз, кулсызмы, анысы мөһим дә түгел, иң мөһиме, исән булсыннар. Әлеге әсәрдә әнә шул тема яктыртып бирелө.
Һәр үзешчән үзенә тәгаенләнгән рольне җиренә җиткереп, йөрәге аша үткәреп бирергә тырышты. Залда утыручы тамашачылар да әлеге әсәрне җылы кабул итте, алкышларын җәлләмәде. Әгәр дә, әлеге әсәр белән тамашачыларның күңел кылларын тибрәтә алганбыз икән, никадәр тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр бушка үтмәгән дигән сүз.