"Тукай эзләре буйлап"
Бөек шагыйрь, якташыбыз Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 25 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кече һәм урта сыйныф балалары өчен әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар язучының биографиясен искә төшерделәр һәм шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар ишеттеләр. Балалар шагыйрьнең төрле тематикадагы шигырьләрен яттан сөйләделәр, татар фольклоры мотивлары буенча язылган «Шүрәле» әкиятен зур кызыксыну белән тыңладылар, Тукай әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарага «Без Тукайлы халык» китап күргәзмәсе оештырылды, анда бөек шагыйрьнең балалар әсәрләре: «Су анасы», «Шүрәле» һәм башка китаплар тәкъдим ителде. Балалар үзләренең белемнәрен тагын да тулыландырдылар һәм әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.