Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Халкым җәүһәрәләре!” фольклор кичәсе.

Татар халкының авыз иҗаты искиткеч бай, тирән эчтәлекле. Анда халыкның кичерешләре, язмышы, тарихы, тормышы чагыла.Халкыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту, татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, 3нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йортында “Халкым җәүһәрләре!” исемле фольклор кичәсе үткәрелде.Анда Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 1-6 класс укучылары катнашты.Алар “Аулак өй” һәм “Җиләк җыям, как коям” күренешәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Гатауллина Миләүшә апа үзенең яратып сөйли торган мөнәҗәтен башкарды.Килгән куналар авылыбызның данлыклы чигү, кул эшләре остасы Йосыпова Люция апаның иҗат җимешләрен күргәзмәдән карап хозурландылар.Ахырдан залда утыручылар белән халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тикшереп чыктык.Чара бик күңелле һәм файдалы узды.