Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!..” информина

12 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кече һәм урта сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә багышланган танып-белү сәяхәте үткәрелде. Китапханәче электрон презентация ярдәмендә балаларны йолдызлы күкне яулаучылар Юрий Гагарин, Валентина Терешкова һәм башка космонавтлар белән таныштырды. Балалар мавыктыргыч һәм танып белү формасында космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар, кешенең космосны үзләштерүе турында күп яңалыклар белделәр һәм галәм турында белемнәрен киңәйттеләр. Балалар Йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумачаклар. Яшь сәяхәтчеләр игътибарына "Галәм киңлекләренә юл"дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Аннары балалар космоска очарга әзерлек сынауларын үттеләр: җитезлек, чыдамлык һәм вестибуляр аппаратны тикшерделәр. Китапханәче укучыларга кешенең космик киңлекне ничек үзләштерүе турында сөйләде.