Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Күңелдән китмиләр батырлар!" уен-викторина

21 март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә урта сыйныф укучылары һәм студентлар өчен Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү буенча уен-викторина үткәрелде. Викторина 4 этапта үткәрелде: "Истәлекле даталар", "Фронтовик язучылар", "Герой-шәһәрләр", "Җиңү символлары". Тема буенча китап күргәзмәсе ясалды, чараны үткәргәндә аңа мөрәҗәгать итәргә туры килде. Китапханәче балаларга иң элек Бөек Ватан сугышында халык батырлыгын әдәби әсәрләр аша тудырган фронтовик язучыларның иҗаты турында сөйләде. Совет дәүләте тормышының шушы авыр чорында татар әдәбияты үсешендә зур адым ясады. Чарада әдәби материал – әдәби әсәрләрдән, мемуарлардан, шигъри, публицистик җыентыклардан өзекләр кулланылды, бу исә студентларга Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен киңәйтергә һәм ватандашларыбызның каһарманлыгы белән танышырга мөмкинлек бирде.