"Хуш киләсең, Нәүрүз!"
Быел да язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-беребезгә ягымлы булырга, ике кулыгызны биреп күрешергә кирәк.
Бу бәйрәмне традицион рәвештә балалар бакчасы, мәктәп укучылары белән үткәрәбез.
Чарага Нәүрүзбикә, Кара карга, Кар кызы килгәннәр иде. Әлеге бәйрәмдә укучылар онытыла барган татар халык уеннарын уйнап искә төшерделәр.Төрле конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Нәүрүз бәйрәме шулкадәр күңелле узды, хәтта Кар кызының китәсе дә килмәде. Шуңа күрә, Кар кызы һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүзбикә командалары көч сынашты. Икенче команда җитезрәк булып чыкты. Кар кызының Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады. Ләкин, нишләмәк кирәк, һәр ел фасылының үз вакытында килүе хәерле.