"Кычкырып укыйбыз!"
Ел саен бөтен дөньяда мартның һәр беренче чәршәмбесен кычкырып укуга багышлыйлар. Быел Бөтендөнья уку көне 3 мартта билгеләп үтелә. Бу көн нәфис китап сөючеләрне берләштерә. Әлеге акция кысаларында 3 март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен әдәби сәгать үткәрелде. Кычкырып уку өчен татар шагыйрьләренең яз, табигать һәм әни турындагы әсәрләре сайлап алынды. Акция бит Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан уза. Китапханәче һәркемгә үз шигырен сайларга тәкъдим итте. Аннары балалар «язучыны таныйсызмы?", "Авторын беләсезме?" әдәби викториналарында һәм "Шигырьне дәвам ит!” конкурсларында актив катнаштылар.