Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Наркоманиядән сак булыйк! түгәрәк өстәл

Ел саен 1 мартта Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн кысаларында Ашытбаш авыл китапханәсендә авыл яшьләре белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Очрашуның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотик матдәләр кулланучыларга һәм башкаларны наркотиклар белән мавыктырырга тырышучыларга карата тискәре мөнәсәбәт һәм үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру иде. Китапханәче катнашучыларга наркотикларның ни дәрәҗәдә зарарлы һәм куркыныч булуын аңлатты. Моның өчен наркоманияне профилактикалау буенча буклетлар әзерләнде һәм таратылды. Аннары яшьләр үзләре дә зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм үзеңнең  тотышыңа начар йогынты ясавы турында сөйләшүгә актив кушылдылар, үз тормышыңны алкоголь һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме икәнлеге турында уйландылар.