Онытылмый үзенең иңендә, ил данын күтәргән язмышлар.
22 февраль көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде. Чара башында алып баручылар ир-атларны, егетләрне, малайларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватаныбыз бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары турында сөйләделәр. Бу бәйрәм көнендә Батырлык, армия, гаилә, Ватанга хезмәт итәргә хыялланучылар, бүген авыр шартларда Ватаныбыз иминлеге өчен хезмәт итүчеләр, ил иминлеге өчен җавап бирүчеләр, кешеләрне коткаручылар турында сөйләнде. Бәйрәм концерты Ватанны саклаучыларга мәхәббәт белдерү булды, алар адресына сәхнәдән күп тапкырлар котлау сүзләре һәм теләкләр яңгырады. Концертта мәдәният йортының иҗат коллективлары, укучы балалар катнашты. Бәйрәм программасы бер сулышта узды һәм тамашачыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.