Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Туган тел язмышы кем кулында?!» брейн-ринг

20 февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен "Туган тел язмышы кем кулында?!» исемле чара үткәрелде. Чарада китапханәче туган телнең бөеклеге һәм байлыгы, аның чисталыгын бозу, жаргон, цензурасыз сүзләр белән чүпләнүдән саклау кирәклеге, кешенең сөйләме аның үсеш дәрәҗәсен чагылдыруы турында сөйләде. Очрашу барышында Г.Тукай, К. Насыйри, Ә. Ениики, Т. Миңнуллинның тел турында шигырьләре һәм цитаталары яңгырады. Укучылар сөйләмебезне бизәүче, аны образлы итеп күрсәтүче халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, сүзләрнең синонимнарын, табышмакларга җаваплар таптылар, «Бу сүзләрне беләбезме?»  дигән мавыктыргыч викторинада катнаштылар.