«Лаеклы хезмәт-лаеклы киләчәк»
Һөнәр сайлау - кеше өчен җаваплы бер адым. 18 февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү сәгате булып узды. Чара барышында катнашучылар һөнәри хезмәт дөньясы турында белемнәрен тулыландырды, логист, веб-мастер, маркетолог, имиджмейкер кебек яңа һәм модалы һөнәрләр белән таныштылар. Укучылар: «Һөнәрне таны», «мәкальне әйтеп бетер», «Блиц - сораштыру» кебек конкурсларда, викториналарда катнаштылар. Үзләре гаиләләренең һөнәрләре, гаилә династияләре, киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр, аннан китап күргәзмәсе материаллары белән таныштылар. Катнашучылар белән профориентация сәгате азагында дөньяда төрле һөнәрләр күп, аларның һәрберсе кирәк һәм мөһим, әмма күңелгә ятышлы һөнәр сайларга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек.