Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Татарның зыялы шәхесе!”

     Ашытбаш авыл китапханәсендә бөек галим, педагог-мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында "Татарның зыялы шәхесе!" исемле әдәбият сәгате үткәрелде.  Чарада кече һәм урта сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларга бөек татар галиме Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.Чарада  катнашучылар язучының танылган фольклорчы һәм этнограф буларак  та талантын ачтылар. Укучылар "Әугалисина" әсәреннән өзекләр укыдылар. Бу китап буенча фикер алышу булды, балалар бу әсәр турында үз фикерләрен әйттеләр, төп геройларны искә төшерделәр, аларга үз бәяләрен бирделәр.