Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Нет, весь я не умру!” искә алу сәгате

Ел саен 10 февральдә безнең илдә рус шагыйре, прозаигы, драматургы, әдәби тәнкыйтьчесе, рус әдәби сүзенә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне шагыйрьне искә алу, аның үлемсез шигырьләрен уку, алардан илһамланып, аның талантына хөрмәт күрсәтү гадәте бар. Бу көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә  дә хәтер сәгате узды. Китапханәче балаларны шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның искиткеч  бай иҗаты белән таныштырды. Балалар шулай ук А.С. Пушкин шигырьләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар. Чара азагында укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар.