Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Тән азыгы – икмәк, җан азыгы – фән һәм мәгърифәт!” (тарихи сәгать)

Шиһабетдин Мәрҗани  –  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес.Мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматларны барлау, татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләренә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен тарихи сәгать үткәрелде. Мәрҗанигә багышлап матбугат материалларын туплап  китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.Тормышында булган кайбер кызыклы фактлар искә алып, бөек мәгърифәтченең тормышы һәм иҗаты буенча укучыларга информация бирелде.Укучылар бик зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Кичәнең икенче өлешендә алар Мәрҗани иҗаты буенча”Азатлык” радиосы төшергән видеоязма белән таныштылар.