Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Республикам символы»

Татарстан Республикасында Герб кабул ителү көне уңаеннан Ашытбаш авыл китапханәсендә «Республикам символы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында 6-7 сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы гербының дәүләт символы булуы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге Карары белән раслануы турында сөйләнде. Балалар ТР гербының, гимнының һәм флагының тарихын  искә төшерделәр. Чара азагында «Татарстан Республикасының дәүләт символлары» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.