“Блокадный Ленинград”
Ашытбаш авыл китапханәсе Ленинград блокадасын өзүгә 81 ел тулу уңаеннан «Блокададагы Ленинград» исемле патриотик сәгать үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында блокаданың 872 көнендә дошман белән көрәштә чамасыз ныклык һәм бөек батырлык күрсәткән ленинградлыларның фаҗигале язмышы турында сөйләгән презентация белән таныштылар. Балаларга җиңелмәс шәһәрдә яшәүче горур кешеләрнең бердәмлеге, геройларның патриотизмы турында сөйләнде. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар. Ватанга мәхәббәт турында сугыш еллары шигырьләре яңгырады.